Бөгелмә хәрби комиссариаты кыска сроклы контракт төзү өчен 49 яшькә кадәрле (3 айдан 1 елга кадәр) хәрби хезмәт үткән гражданнарны сайлап ала.
Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән контракт төзегәндә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү – 360 мең сум, гади кешегә 200 мең 242 сумнан 452 мең 886 сумга кадәр айлык акчалата түләү, хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгы алу, социаль ташламалар.
Татарстанда элегрәк расланган түләү тәртибе нигезендә, хәрби хезмәткәрләр контрактка кул куйганнан соң ук 60 мең сум акча ала. Шәхси счетка атна саен 15 мең сум күчерелә.
22 кабинетка мөрәҗәгать итергә, белешмәләр өчен телефон: 6-93-20.