Янгын куркынычы янаган чор 21 августка кадәр озайтылды. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте. Һава температурасы бу вакыт өчен югары, күренеш шактый гадәти түгел.
Шуңа бәйле рәвештә кешеләрнең урманнарда булуы, транспорт чаралары керү, законнар нигезендә урманнардан файдалану буенча эшчәнлек алып баручы кешеләрдән тыш, билгеле бер эшләр башкару чикләнә.