Бөгелмәлеләр мошенникларга тәүлек эчендә ике миллион сумнан артык акча күчергән

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Бөгелмәнең ышанучан кешеләре мошенникларга үз акчаларын бирүләрен дәвам итә. Бер көндә генә дә алар бөгелмәлеләрдән ике миллион сумнан артык акча ала алган.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре банк оешмаларына һәм кәрәзле элемтә компанияләренә берничә запрос җибәрде, оператив-эзләү чаралары һәм мошенниклык ачуга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International