Бөгелмә районында Донбасс авылларыннан азат ителгән балалар өчен «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе оештырган хәйрия ярдәме җыю дәвам итә.
Наратлы авылында яшәүчеләр дә читтә калмады. Битараф булмаган һәр кеше канцелярия товарлары сатып алу өчен кулдан килгәннең барын да эшләгән, нәтиҗәдә 10 000 сум акча җыелгаен. Бу акчаларга уку өчен кирәкле барлык әйберләр: дәфтәрләр, төсле карандашлар, ручкалар, линейкалар, клейлар, шулай ук акварель буяулар, рәсем ясау өчен альбомнар һәм башка мәктәп кирәк-яраклары сатып алынган.