19 августтан 21 августка кадәр «Форпост» үзәге активистлары хәрби-патриотик тәрбия кысаларында, яшьләрне әзерлиләр. Җыеннар «Яблочко» сәламәтләндерү лагере базасында оештырылды.
Бөгелмә районының Яшьләр эшләре секторы җитәкчесе Илһам Сәгыйтов сүзләренә караганда, хәрби-кыр җыеннары кирәкле тормыш тәҗрибәсен бирә һәм яшьләрнең холкын чыныктыра. Бу - үзеңне ныклыкка, чыдамлыкка һәм дуслыкка тикшерү мөмкинлеге.