Техника йорты коллективы чуаш халык иҗаты конкурсының 1нче дәрәҗә лауреаты булды

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Бөгелмәлеләр чуваш халык иҗаты "Выля, хут купас!" ("Уйнагыз, гармуннар!») XI Республика фестиваль-конкурсында чыгыш ясадылар.

Бәйрәм чарасы гармунчылар һәм иҗади коллективларның ачык йөрешеннән башланды. Конкурста халык уен кораллары оркестрлары, гармунчылар оркестрлары, катнаш ансамбльләр, шулай ук солистлар катнашты.

«Добрая душа» ансамбле - "Техника йорты" фәнни-җитештерү берләшмәсенең яңа коллективы I дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды (җитәкчесе - Жернаков А. А.).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International