Бүген - РФ Дәүләт флагы көне

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнендә Бөгелмә районы россия триколоры төсләрендә тасмалар тарату буенча патриотик акциягә кушылды. Акция ике мәйданчыкта узды: шәһәр хакимияте холлында һәм Техника йорты мәйданында.

Бәйрәм символларын халыкка активистлар - «Бердәм Россия»нең Яшь гвардиячеләре һәм район волонтерлары өләште. Тасмалар белән бергә балалар халыкка бәйрәм тарихы, Россия флагы төсләренең әһәмияте турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International