Линар Закиров: "Гаилә - кеше тормышында иң мөһим әйбер"

2022 елның 23 августы, сишәмбе

Бөгелмәдән Шинкаревлар гаиләсе инде иртәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән ел саен үткәрелә торган тантаналы кабул итү мәҗлесендә катнашачак. Кабул итүгә үз районын үстерүгә зур өлеш керткән балалар тәрбияләүче һәм ныклы гаиләләр чакырыла.

Тантаналы чара алдыннан гаиләне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров сәламләде. 

Никахның озак яшәвенең сере - үзара аңлашу, хөрмәт һәм намуслылык.

"Гаилә – кеше тормышында иң мөһиме. Сез Бөгелмә районы файдасына лаеклы эшлисез, Бөгелмәнең бүгенгесе һәм киләчәге белән бәйле искиткеч балалар тәрбиялисез. Рәхмәт сезгә!",- диде Линар Закиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International