«Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев «Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе» акционерлык җәмгыяте коллективына яңа директорны тәкъдим итте. Ул - Казан шәһәре Думасының элеккеге депутаты Рафаил Абдулла улы Баһаветдинов.
«Татэнерго» АҖ җитәкчесе Рафаил Баһаветдиновны профессионал һәм бердәм командада эшләргә омтылган кеше буларак тасвирлады. Ул яңа җитәкченең компания эшенә уңай йогынты ясавына ышаныч белдерде.
Бөгелмә ПТС Экс-директоры Азат Хәлимовка «Татэнерго» АҖ һәм Бөгелмә муниципаль районы исеменнән күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен бүләкләр тапшырдылар.