12 яшь бөгелмәле «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»акциясе кысаларында Бөгелмә муниципаль районы башлыгыннан яңа букчалар һәм мәктәп кирәк-яраклары алу өчен акчалата сертификатлар алдылар. Быел шәһәрдә һәм районда барлыгы 1330 бала беренче сыйныфка барачак.
Инде 16 ел дәвамында яңа уку елы алдыннан Татарстан Президенты инициативасы белән республикада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе уза. Аның ярдәме белән финанс кыенлыклары булган гаилә балалары мәктәп кирәк-яраклары алалар.
Быел тантаналы чара Яшьләр сараенда узды. Булачак беренче сыйныф укучыларын Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров котлады.