24-25 августта Тәтеш районында машина белән сыер саву операторларының 49нчы республика конкурсы булды, чара «Бакрчи» ҖЧҖ хуҗалыгы базасында узды. Конкурс операторларның һөнәри осталыгын камилләштерү һәм машина белән сыер саву алымнарын тарату максатларында үткәрелә.
Бакрчи авылы базасында республика конкурсының тантаналы ачылышы булды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җаббаров һәм Тәтеш районы Башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов катнашты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 2022 елда иң яхшы машина белән сыер саву операторлары – җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды. Бөгелмә районының «Северная Нива» предприятиесе хезмәткәре Гөлфия Бикбулатова машина белән сыер саву операторлары конкурсында беренче урынны алды.