Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров «ТНГ-Групп» компаниясе хезмәткәрләрен Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады. Чара «Сосновка» балалар савыктыру лагере территориясендә узды. Анда «ТаграС-Холдинг» ҖЧҖ генераль директоры Ленар Нәҗипов, «ТНГ-Групп» ҖЧҖ генераль директоры Ян Шәрипов, «ТМС групп» ҖЧҖ директоры, «ТАГРАС» холдингы идарәсе әгъзасы Әнвәр Яруллин катнашты.
Бәйрәм, компания коллективы уйлавы буенча, «Восточный базар» стилендә узды. Ике еллык тәнәфестән соң, геофизиклар һөнәри бәйрәмнәрен тәмләткечләр, келәмнәр, ризыклар һәм күңел ачулар белән билгеләп үтте.