Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары, торак-коммуналь хезмәтләр өчен ташламалардан башлап юлда йөргән өчен льготаларга кадәр, төрле социаль ярдәм чараларыннан файдалана.
Бөек Ватан сугышы ветераннарына карата барлык ташламалар тулы күләмдә гамәлгә ашырыла. Социаль хезмәтләр һәм субсидияләр рәвешендәге ташламалардан тыш, акчалата түләүләр дә каралган.
Әйтик, ветераннар торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә коммуналь хезмәтләр бәясенең 50 проценты күләмендә субсидия-ташламадан файдалана, алар протезлар һәм протез-ортопедия эшләнмәләре белән тәэмин ителгән. Өлкән яшьтәге кешеләргә республикада навигация чорында шәһәр яны су транспортында билет бәясенең 50 проценты күләмендә ташлама бирелә.
Тыл хезмәтчәннәре исә бер тапкыр түләнә торган акча ала, 2022 елда аның күләме 817 сум тәшкил итә, шулай ук бушлай теш куйдыра һәм ишетү аппараты белән тәэмин ителә. Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге аларга апрель аенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан 10 мең сум акча күчерде.