«ТНГ-Групп» бинасы каршында геолог һәйкәле һәм геофизиклар скверын ачу тантанасында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева, «ТНГ-Групп» генераль директоры Ян Шәрипов, «ТНГ-Групп» ветераннар Советы вәкиле Рәшит Габделсабиров, компания хезмәткәрләре, шәһәр халкы катнашты.