Гафиятуллин урамы буенча 39, 41, Якупов урамы буенча 51, 53 номерлы күпфатирлы йортларның ишегалды мәйданчыгында ишегалды һәм күршеләр бәйрәме булды. Халык «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында комплекслы төзекләндерү тәмамлануын билгеләп үтте.
«Төзекләндерелгән ишегалды сезне озак еллар сөендерсен иде. Халыкның төзүчеләр хезмәтенә зур игътибар белән каравы сөенечле. Актив яшәүчеләрнең чәчәкләр утыртулары, территорияне яшелләндерүләре сөендерә. Сезнең ишегалдыгыз очрашу һәм вакыт үткәрү өчен уңайлы һәм куркынычсыз урын булсын», - диде Линар Закиров.