Белем көне алдыннан булачак беренче сыйныф укучылары өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә зур бәйрәм оештырылды. Быел сәламәтлекләре чикләнгән 23 бала укуга керешә. Махсус балалар өчен ачык бәйрәм оештырылды: аниматорлар катнашында конкурслар, күңел ачу программасы, булачак беренче сыйныф укучыларына бүләкләр һәм теләкләр.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында, булачак укучыларга бүләкләрне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров һәм «ТНГ-Групп» компаниясе әзерләде. Шулай ук балаларга юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр һәм яктылыкны кайтару элементлары тапшырылды. Канцелярия товарларын булачак беренче сыйныфка баручыларга «Лучик света» коммерцияле булмаган оешмасында катнашучылар бүләк итте.