Бөгелмә районының Карабаш шәһәр тибындагы бистәсендә аның оешуына 65 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар узды. Карабашлыларны юбилей белән котларга Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров, «Татнефть» директорлар советы әгъзасы Рафаил Нурмөхәммәтов һәм башка рәсми затлар килде.
Бәйрәмгә кадәр мәртәбәле кунаклар «Татнефть» ААҖнең элеккеге генераль директоры Әкълим Мөхәммәтҗанов һәйкәленә чәчәкләр салдылар. «Татнефть» ГАҖ гранты акчасына гамәлгә ашырылган «Нефтьче» спорт комплексы территориясендә памп-трек ачуда катнаштылар. Мәдәният йорты мәйданында «Тарих чорлары» күргәзмәсе белән таныштылар.