Белем көнендә Бөгелмәдә "Кванториум" мәктәп технопаркы ачылды

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

1 сентябрьдә меңнән артык яшь бөгелмәле мәктәп бусагасын атлап керде. 2нче лицей базасында «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында оештырылган «Кванториум» мәктәп технопаркы ачылды.

Мәктәп технопаркын ачу тантанасында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров һәм ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Мостафина катнашты.

«Татарстанда укучылар инженерлык иҗатында үз сәләтләрен күрсәтә алсын өчен шартлар тудырыла. Әлеге белем һәм күнекмәләр безнең талантлы балаларга югары уку йортларына кергәндә кирәк булачак. Кванториумнарда илдә иң кирәкле белгечлекләрне үзләштерү өчен нигез салына. Укучыларның техник иҗатын үстерү - өстенлекле бурычларның берсе", - диде Линар Закиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International