Белем көненә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы үсеп килүче буынны төрле яклап һәм гармонияле үстерүгә юнәлдерелгән милли проектлар чаралары турында мәгълүмат әзерләде.
«Мәгариф» милли проектының төп инициативалары яңа белем бирү инфраструктурасын булдыруга, өстәмә белем бирү үзәкләрен үстерүгә, колледжларны заманча җиһазландыруга юнәлдерелгән.
2022 елда Тукай районының Шилнәбаш авылында яңа мәктәп төзелеше башланган, ә Апас һәм Баулы районнарында уку елы башына 2,9 млн сумлык 2 мәктәп спорт залы ныклап төзекләндерелгән.
«Үсеш ноктасы» үзәкләрен булдыру буенча эш дәвам итә: агымдагы елда Татарстан Республикасының 117 мәгариф оешмасында «Математика һәм информатика», «Табигый-фәнни предметлар» фән өлкәләре буенча җиһазлар, чыгым материаллары, укыту һәм тәрбияләү чаралары бар. Бөгелмә шәһәрендәге 2нче лицей базасында «Кванториум» балалар технопаркы җиһазландырылган.