Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 27.08.2022 "Радиация йогынтысына дучар булган гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында" 1502 номерлы карар кабул ителде.
Сүз аварияне бетерүдә катнашучыларга һәм зыян күргән территорияләрдә яшәүчеләргә пособие, компенсация һәм ташламалар алу турында бара.