Бүген Бөгелмә мэриясендә кадрлар үзгәреше турында хәбәр иттеләр

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Бүген «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров кадрлар үзгәрешен җиткерде.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Бөгелмә тикшерү бүлеге җитәкчесе итеп Илдар Фәрит улы Гасыймов билгеләнде.

Бөгелмә районара торак инспекциясендә җитәкчелек алышынды. Инспекция башлыгы итеп Зөлфия Мәсгут кызы Шаһиева билгеләнде.

«Бөгелмә ПТСы» акционерлык җәмгыяте генераль директоры итеп Рафаил Абдулла улы Баһаветдинов билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International