Бөгелмә муниципаль районы басуларында бөртекле культуралар 25 мең гектардан җыелган - бу 88 процент. Ашлык суктыру 83 мең 700 тонна тәшкил итә, уртача уңдырышлылык - гектардан 33,6 центнер.
"Атна дәвамында бөртеклеләрне җыеп алу төгәлләнәчәк", - дип шәрехләде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илдар Исмәгыйлев.
Параллель рәвештә көзге чәчү дәвам итә - бүгенге көндә районда 4 мең гектар чәчелгән.