Бер атна эчендә Covid-19 һәм больницадан тыш пневмония очракларының артуы 20 процент тәшкил итте. Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Роспотребнадзорның Бөгелмәдәге территориаль бүлеге җитәкчесе Владислав Долгих хәбәр итте.
«Бүгенге көндә госпитальдә 18 кеше бар, шуларның дүртесе реанимациядә. Амбулатор дәвалауны 140 бөгелмәле ала. Бер атна эчендә авырулар саны 20 процентка арткан", - дип билгеләп үтте Владислав Долгих.