«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 8 сентябрьдә көнчыгышта һәм кама аръягы буенча болытлы булачак. Яңгыр, аерым районнарда көчле яңгыр. Җил көнбатыш, көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән 14 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +4..+7˚. Көндез максималь һава температурасы +11..+15˚.