Өч бөгелмәле бер тәүлек эчендә мошенникларга 1,5 миллион сумнан артык акча биргән

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Ике өлкән бөгелмәле «Юл-транспорт һәлакәтенә эләккән туганнарыннан» шалтыратуларга ышана.

Әйтик, Бөгелмәдә яшәүче 73 яшьлек хатын-кыз ялган тикшерүче белән сөйләшкәннән соң,  курьерга 640 мең сум акча биргән.

85 яшьлек хатын да шундый ук хәйләгә эләккән. Ул аферистларга 950 мең сум акча бирә һәм кызын төрмәдән коткарам, дип уйлый.

Әлеге фактлар буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча тикшерү бүлеге тарафыннан Россия Федерациясе Җинаять кодексының «Мошенниклык» 159нчы маддәсендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эшләре кузгатылган. Хәзерге вакытта алдакчыларның шәхесләрен ачыклауга юнәлтелгән чаралар үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International