2023 елга топ-200гә кергән ишегалларында очрашулар башланды

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Бөтен республика буенча 2023 елда «Безнең ишегалды» президент программасы буенча төзекләндереләчәк халык белән очрашулар башланды. Бу программаның мөһим этабы, анда без төзекләндерүнең башлангыч схемаларын күрсәтәбез һәм халык фикерләрен җыябыз. Очрашу графигы dvor.tatar/docs/ сайтында һәм программаның социаль челтәрләрендә. Очрашуга 10 көн кала идарәче оешма сезгә аның турында белдереп, подъезд янындагы игъланнар тактасына хәбәр бирәчәк. Әгәр Сезнең фикер алышу мөмкинлеге булмаса, архитекторга теләкләрне идарәче оешма яки җыелышта булачак күршеләр аша җиткерергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International