«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ мәгълүматы буенча, 2022 елның 9 сентябрендә Татарстан Республикасында болытлы, көндез аязучан булачак. Яңгыр, аерым районнарда көчле яңгыр булырга мөмкин. Җил төньяк, төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән 14 м/с.
Төнлә минималь һава температурасы +4..+8˚. Көндез максималь һава температурасы +10..+14˚.