Гриппны алдан күреп булмый: нигә көзге һөҗүмгә каршы прививка ясарга кирәк

2022 елның 9 сентябре, җомга

Бөгелмәдә гриппка каршы прививка кампаниясе дәвам итә. Экспертлар ассызыклаганча, килеп туган эпидемиологик ситуациядә прививкаларны вакытында ясату бик мөһим, чөнки бер үк вакытта ике инфекция – грипп белән covid-19 – фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Өстәвенә, агымдагы сезонда грипп очракларының соңгы өч елда максималь күтәрелүе дә ихтимал. Вакцинация сакланырга ярдәм итәчәк. 5200 бөгелмәле бу процедураны узган инде.

Вакытында ясалган прививка сезнең сәламәтлекне һәм якыннарыгызның сәламәтлеген грипптан һәм аның нәтиҗәләреннән саклый.

«Бөгелмә РҮХ» ДАССОның прививка кабинеты (Октябрь, 20) дүшәмбедән җомгага кадәр - 8.00 дән 15.00 гә кадәр, шимбә көнне - 8.00 дән 12.00 гә кадәр эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International