Бөгелмә мөхтәсибәте балык тоту буенча республика турнирында катнашты

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

Азнакай районында ТР мөселман һәм православие яшьләре арасында балык тоту буенча турнир узды. Балык тоту буенча ярышлар Азнакай районының Үчәлле авылы буа ярында үтте. Турнир инде бишенче мәртәбә Азнакай мөхтәсибәте көче белән уздырыла.

Турнирда мөхтәсибәттән һәм еархиядән килгән 45 спортчы катнашты. 

Ярышлар «Балыкчы спорты» спорт төре кагыйдәләре нигезендә, шулай ук «Балыкчы спорты» ярышларын әзерләү һәм уздыру регламенты нигезендә үткәрелде.

Ярышларда җиңүчеләр дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International