Бөгелмә муниципаль районының тестлар үзәгендә "ГТО белән беренче сыйныфка" республика онлайн акциясенең муниципаль этабы җиңүчесен бүләкләделәр.
Конкурсның муниципаль этабы 29 августтан 4 сентябрьгә кадәр узды.
Катнашучыларга ГТО комплексының 3 сынавын башкара торган бала катнашында (6-8 яшь) видеоролик төшерергә кирәк иде.
Яшь Ева Кайдалова ГТО символикасы төшерелгән диплом һәм сувенир продукциясе белән бүләкләнде.