«Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия ярдәмендә «ТАТАР СҮЗЕ» өченче халыкара телевизион нәфис сүз конкурсы үткәрә.
Премия фонды 1 000 000 сум. Бәйгенең максаты-татар телен, әдәби мирасын пропагандалау, үстерү һәм саклау, татар классиклары әсәрләрен популярлаштыру, татар әдәбиятына һәм мәдәниятенә кызыксыну уяту.
Конкурста катнашу өчен рус яки татар телендә тутырылган видеоформатта һәм анкетада рәсми почтага эш җибәрергә кирәк tnvtatarsuze@mail.ru.
Гаризалар 2022 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә. Тулырак сайтларында shayantv.ru, tnv.ru.