Бөгелмә һәм Армавир тугандаш шәһәрләр булдылар

2022 елның 16 сентябре, җомга

Бу көннәрдә Армавирда 183 ел тулу уңаеннан бәйрәм чаралары уза. Рәсми делегация белән шәһәргә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров килде.

Рәсми визит кысаларында Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәре һәм Краснодар өлкәсенең Армавир шәһәре арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешүгә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров һәм Краснодар өлкәсенең Армавир шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы Андрей Харченко имза куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International