Бөгелмә драма театры спектаклен "Нескучная классика" фестивалендә иң яхшыларның берсе дип таптышлар

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Воронеж өлкәсендә «Нескучная классика» беренче ачык муниципаль театрлар фестивале тәмамланды. Н.Г. Чернышевский исемендәге Борисоглебск драма театры сәхнәсендә алты көн дәвамында үз спектакльләрен Россиянең кече шәһәрләреннән-Бөгелмә, Балашов, Королев, Дзержинск, Борисоглебск, Лиски шәһәрләреннән коллективлар тәкъдим итте.

Бу елның язында спектакльдә Марфа ролен башкарган Бөгелмә театры актрисасы Ләйсән Хәбибуллина «Тантана» республика бәйгесенең театр премиясенә лаек булды һәм «Икенче пландагы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңү яулады.

«Нескучная классика» фестивалендә «Ротшилда Скрипка» куелышы да югары бәяләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International