Бүген Казанда Kazan Digital Week масштаблы форум ачылды

2022 елның 21 сентябре, чәршәмбе

Казанда цифрлы трансформациягә һәм илнең фәнни суверенитетын эшләп чыгаруга багышланган Kazan Digital Week масштаблы форум ачылды. Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Ул Kazan Digital Week форумының инде өченче мәртәбә уздырылуын, әмма санкцияле чикләүләр шартларында вакыйганың көн тәртибе аеруча актуальләшүен билгеләп үтте.

«Форум кысаларындагы чаралар илнең фәнни-техник суверенитеты бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән, шул исәптән илебезнең программа тәэминаты, технологик лидерлык, мәгълүматларны яклау һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләү», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International