«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУ фаразы буенча, 23 сентябрьдә төнлә һәм иртән Бөгелмә муниципаль районы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Бу көнне шулай ук аязучане болытлы һава фаразлана. Урыны белән яңгыр. Җил көньяк-көнчыгыш, көнчыгыштан 4-9 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +10..+13˚. Көндез максималь һава температурасы +21..+24˚.