Бөгелмәдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны 95нче яшендә вафат булды

2022 елның 23 сентябре, җомга

Ветеран, Бөек Ватан сугышы инвалиды Василий Петрович Бунаков вафат булды. Аңа 94 яшь иде.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә мэры Линар Закиров Василий Петровичның гаиләсенең кайгысын уртаклашты:

"Безнең район өчен зур югалту. Быелның октябрендә Василий Петровичка 95 яшь тулган булыр иде. Бу аның белән Җиңү көне алдыннан төшерелгән соңгы рәсем.

Бөек Ватан сугышында катнашкан Василий Петрович Бунаковның туганнарына һәм якыннарына ихлас кайгыларын белдерәм... Без сезнең белән кайгырабыз".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International