Татарстанда мәгариф мәсьәләләре буенча кайнар линия булачак

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

29 сентябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил – Татарстан Республикасы төбәк белән идарә итү үзәгенең проект офисы рәисе Сәрия Сабурская Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары берләшмәсе "Мәрхәмәт – Милосердие" белән берлектә, мәгариф мәсьәләләре буенча "кайнар линия" үткәрәчәк.

Белгечләр белем бирү процессында катнашучыларның хокукларын яклау, балаларга өстәмә белем бирү һәм дәрестән тыш вакытта аларның мәшгульлеге белән бәйле сорауларга җавап бирәчәкләр.

Кызыксындырган сорауларга җавапларны (843) 236-00-71 телефоны буенча 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр алырга мөмкин.

Шулай ук гражданнарның мөрәҗәгатьләре WhatsAppта +7 (939) 345-37-50 телефон номеры буенча кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International