«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУ фаразы буенча, 27 сентябрьдә төнлә һәм иртән Бөгелмә муниципаль районы территориясендә урыны белән томан көтелә.
Бу көнне шулай ук аяз болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез. Көндез бераз яңгыр ява. Төнлә минималь һава температурасы +3..+6˚. Көндез максималь һава температурасы +11..+14˚.