Бөгелмә балалар паркында төзекләндерү буенча булдырылган «Светофор агачы» проектын ачу тантанасы булды.
Артур Гершиков билгеләп үткәнчә, яңа арт-объект яшь юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен методик кулланма да булып тора. Авторегулировщик белән якыннан танышырга, шулай ук аның янында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча теоретик һәм практик дәресләр үткәрергә була.