Бөгелмәдә өлкәннәр көне алдыннан, бәйрәм алды ярминкәсе узачак

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Шимбә көнне, 1 октябрьдә, Өлкәннәр декадасы һәм көне кысаларында, Бөгелмәнең үзәк мәйданында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.

Бөгелмәлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләре, КФХ һәм шәхси эшмәкәрләр: ит, яшелчә, җиләк-җимеш, сөт продукциясе, кондитер әйберләре, бал, чикләвек, үсентеләр, кулдан эшләнгән эшләнмәләр тәкъдим ителәчәк.

Ярминкәдә шулай ук вакцинацияләү буенча мобиль пункт оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International