Бөгелмәдә водоканалның яңа директорын билгеләделәр

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

Бүген «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Бөгелмә мэры Линар Закиров «Бөгелмә-водоканал» ҖЧҖнең яңа директорын тәкъдим итте. Предприятиене Лия Ваганова җитәкләде.

Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлаганнан соң, 1991 елдан Бөгелмә суүткәргеч-канализация хуҗалыгы җитештерү идарәсендә суүткәргеч участок мастеры булып эшли башлый. 6 елдан соң ПТО инженеры итеп билгеләнде. Предприятиене Бөгелмә-водоканалга үзгәртеп корганнан соң, Лия Михайловна анда профессиональ эшчәнлеген дәвам итте. 2012 елның апрелендә ул баш инженер итеп расланды. Ә 2022 елның 29 августында директор итеп билгеләнә.

Линар Закиров яңа җитәкчегә уңышлар, эшкә бетмәс-төкәнмәс кызыксыну, тотрыклылык һәм уңышлар теләде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International