Шәһәр мэриясендә атна саен үткәрелә торган киңәшмәдә Бөгелмәдәге санитар-эпидемиологик хәл турында баш санитар табиб Владислав Долгих сөйләде.
Аның әйтүенчә, бер атна эчендә 60 яңа коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән, һәм бу узган атнага караганда 28% кимрәк. ОРВИ авырулары да кимегән. Бөгелмәдә грипп йоктыру очраклары теркәлмәгән.
Вакцинация өчен иң уңайлы вакыт. Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең баш табибы Александр Иванов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта грипптан 18725 бөгелмәле прививка ясалган, шуларның 4400е - балалар. Районда вакцинация буенча эш актив рәвештә дәвам итә. Мобиль пунктлар авыл хуҗалыгы ярминкәләре вакытында, шулай ук ял көннәрендә Үзәк базар территориясендә эшли.