Эт белән рәхимсез мөгамәлә факты - Бөгелмә районы буенча ЭЭМ бүлеге контролендә

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

Узган атнада социаль медиада домофоннан видео язу бар, анда эт белән җәберләү вакыйгасы теркәлгән. Бу очрак Тухачевский урамындагы йорт ишегалдында булды. Хайванны кыйнау факты турында мәгълүмат Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенә җибәрелгән.

Бүлек башлыгы урынбасары Сергей Анисимов сүзләренә караганда, хокук бозучы РФ КоАП 20.1 ст.буенча вак хулиганлык өчен административ җаваплылыкка тартылган. Материалны карар кабул итү өчен Бөгелмә шәһәр судына җибәрәләр. Шулай ук 5.35.1 статьяның 1 өлеше буенча (ата-аналар балигъ булмаганнарны карап тоту, тәрбияләү, укыту, хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау бурычларын үтәмәгән яки тиешенчә үтәмәгән өчен). Материалны балигъ булмаганнар эшләре буенча шәһәр комиссиясенә җибәрәләр. 

Моннан тыш, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегендә РФ Җинаять кодексының 245нче маддәсе (хайваннар белән рәхимсез мөгамәлә) буенча тикшерү материалы бар. Барлык шартларны билгеләгәндә тиешле процессуаль карар кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International