Бөгелмә мөхтәсибәте Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чара уздырды

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чара уздырдылар. Көндезге намаздан соң барлык теләүчеләрне тантаналы төшке ашка чакырдылар. Мохтаҗ иллегә якын мәхәллә кешесе Карабаш басуларында үстерелгән яшелчә - азык җыелмалары алды.

Билгеле булганча, җәмгыятьтәге өлкәннәргә карата хөрмәт күрсәтү бу җәмгыятьнең алгарыш дәрәҗәсенең күрсәткече, аның әгъзаларының әхлак нигезләрен үзләштерүе һәм аларның тәрбиясе һәм юмартлыгы билгесе булып тора.

Бөгелмә мөхтәсибәте берничә ел дәвамында төрле чаралар уздыра, анда алар өчен вәгазь укыйлар, тәмле төшке аш белән сыйлыйлар һәм бүләкләр бирәләр.

Мөхтәсибәт хәйрия акциясендә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International