Бөгелмәдә гуманитар ярдәм җыю буенча оператив штаб төзелде

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров шәһәр предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре белән очрашты. Бергәләп хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү чаралары турында сөйләштеләр.

Бүген күп кенә җитәкчеләр һәм аларның хезмәт коллективлары кыр шартларында кирәкле көнкүреш комплектларын сатып алуга кушылырга әзер, чөнки бу әйберләр артык булмаячак.

Шәһәрдә гуманитар ярдәм җыю эшенә керешкән оператив штаб төзелде. Кабул ителә: җылы әйберләр, термо эчке кием, тактик җиһазлар, озак саклана торган продуктлар, медицина препаратлары.

Волонтерларга, шулай ук «Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә ярдәм итәргә теләүче һәркем Ленин ур., 98 адресы буенча Яшьләр үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Кайнар линия телефоны 8 (85594) 4-68-25. Шулай ук ҖЧҖ «ГКС-Производство», Кәримов Альберт Чыңгыз улы, телефон +79179123673.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International