Бөгелмәнең «Яшьләр сарае» яшьләр үзәге директоры урынбасары Рамил Габитов 30 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Әлмәттә узган «Наше время – Безнең заман» X республика телевизион иҗат фестиваленең зона этабында «Музыка» (кече формалар) номинациясендә 2 урынны алды.
Хәзер Рамил Сабитовка Бөгелмәне 4-5 ноябрьдә Казанда узачак фестивальнең суперфиналында тәкъдим итәргә туры киләчәк.