Муниципалитет бинасында Бөгелмә муниципаль районы Советы һәм дүртенче чакырылыш Бөгелмә шәһәр Советының берләштерелгән сессиясе булды. Көн тәртибенә 16 мәсьәлә чыгарылган һәм каралган.
Сессия ахырында Совет депутатлары, Бөгелмә шәһәре муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш комиссиясенә гражданнардан кергән гаризалар нигезендә, җир кишәрлегеннән яки капиталь төзелеш объектыннан шартлы рәвештә рөхсәт ителгән файдалану төренә рөхсәт бирү, рөхсәт ителгән капиталь төзелеш объектын төзү, реконструкцияләүнең чик параметрларыннан читләштерүгә рөхсәт бирү турында ачык тыңлаулар билгеләделәр.
Сессиянең көн тәртибендәге барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.