Конкурс өч яшь категориясендә үткәрелде. Быел конкурска ике йөзгә якын эш керде.
«Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча иң яхшы социаль видеоролик» номинациясендә 1 урын өчен Диплом белән Кодаш мәктәбе, 2 урын өчен 7нче гимназия, 3 урын өчен 13нче мәктәп һәм 2нче лицейны бүләкләделәр.
Балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча видеороликлар сериясе өчен район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән «Мамина» киностудиясен - җитәкчесе Светлана Фәхриеваны бүләкләделәр.