Бөгелмәдә яшәүче пар 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр

2022 елның 7 октябре, җомга

Бөгелмәнең ГХАТ бүлегендә Павловлар гаиләсен котладылар.

Павловларның гаиләсе зур һәм бик тату! Өч балалары, дүрт оныклары һәм бер оныкчыклары бар. Атна саен, хәтта ешрак та, ата-аналар йорты балалар шау-шуы белән кайнап тора.

Никахлашу сараенда ир белән хатынның исемнәре Мактаулы гаиләләр китабына кертелде. Гаиләне район башлыгы исеменнән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова котлады. Ул котлау адресын һәм Бөгелмәнең мактау билгесен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International