Узган атнада Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ТКХ бүлегендә җылылык белән тәэмин итү соравы буенча гражданнардан 83 шалтырату булды. Бу хакта бүген «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков хәбәр итте.
Бөгелмә мэры Линар Закиров Бөгелмәнең барлык күпфатирлы йортларына җылылык җибәрелгәнче шәһәрнең авария хезмәтләре тәүлек буе эшләргә тиешлегенә игътибар итте.